Search results
- Ни кызганыч, бу очракта да рухи һөҗүм иң беренче нәүбәттә балаларга юнәлтелгән. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Күптөрле дини конфессияләр үрелеп яшәгән биләмәләрдә уку әсбабының катыргы тышлыгының икенче ягына кайсы да булса бер конфессиянең дини символларын урнаштыру (аерым бер биттә, нинди дә булса вакыйгага бәйләп бирелсә бер хәл, әлбәттә), милләтләрне капма-каршы кую, башкалар алдында үз динеңне, димәк ки, милләтеңне дә өстенрәк итеп күрсәтүгә булган хәйләкәр һәм иллә дә мәкерле омтылыш дип уйларга гына кала. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- әйе, «милләт» дисәң, миләр сызлый. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Хәтерлим, илдә яңа җилләр исә башлагач, Татарстан радиосында эфирга «әфәнде» сүзен кертү-кертмәү турында зур бәхәсләр барды. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Юкса Октябрь түнтәрелешенә кадәр татар зыялыларының берберсенә «әфәнде» яисә «фәлән әфәнде» дип мөрәҗәгать иткәнен һәркем бик яхшы белә иде. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Совет чорында сеңеп калган иптәш дигән сүзне эфирдан кысрыклап чыгару өчен шактый күп вакыт кирәк булды журналистларга. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- ә инде радио аша мулладан иртәнге азанны әйттерү тормышка ашмаслык матур бер хыял гына булып тоела иде. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Ләкин заман, аек акыл барыбер үзенекен итә: хәзер радио кунагына эфирда әфәнде дип эндәшәбез, матбугат битләрендә дә сирәк кенә булса да әфәнде дип язабыз. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Моның белән генә тел проблемаларын хәл итү мөмкин түгел, әлбәттә. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- «иптәшләнүебез» бөтен вөҗүдебезгә шундый нык сеңгән ки, ирем, хатыным дигән сүзләрне куллану мәсьәләсенә килгәндә дә без хәзер дә аларны — эфирда, матбугатта, матур әдәбиятта булсын — тормыш иптәшем дигән сүз белән алыштырырга тырышабыз. Заһид Мәхмүди . Серле кунак